news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Грипп сәбәпле, Россиядә 111 мәктәпне карантинга япканнар

Карантин чаралары кайбер мәктәпләргә генә кагыла, чөнки авыручылар саны сезонлы күрсәткечләрдән артык түгел.

(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ»). Россиядә грипп белән авыручылар арту сәбәпле, 111 мәктәпне карантинга яптылар. Бу турыда Россия Мәгариф министрлыгына сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

«Россия Мәгариф министрлыгы күзәтү мәгълүматлары буенча, ковид инфекциясе сәбәпле түгел, ә сезонлы грипп аркасында 111 мәктәп (барлык мәктәпнең 0,13 проценты) ябылган. 34 мәктәп штатлы режимда эшли башлаган. Кайбер мәктәпләрдә аерым сыйныфлар гына карантинга җибәрелгән», — дип сөйләделәр министрлыкта.

Авыру очраклары, нигездә, мәктәптә эшләүче өлкәннәрдә ачыкланган. Укучылар арасында авыручылар сирәк, диделәр ведомствода.

Карантин чаралары кайбер мәктәпләргә генә кагыла, чөнки авыручылар саны сезонлы күрсәткечләрдән артык түгел. Узган атна ахрында коронавирус аркасында Россиядә 94 мәктәп ябылды, 34 уку йорты карантиннан чыкты, дип хәбәр иттеләр министрлыкта.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100