news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Вектор" да ковид пандемиясе сузылырга мөмкин сәбәпне аңлаттылар

Вирусология һәм биотехнология фәнни үзәге филиалы башлыгы Семенов белдергәнчә, пандемия вакцинацияләүнең түбән темплары аркасында сузылырга мөмкин.

(Казан, 28 июль, «Татар-информ»). Дөньяда ковид пандемиясе, вакцинацияләүнең хәзерге темплары сакланганда, 2022 елда төгәлләнмәячәк, дип белдерде РИА Новости агентлыгына «Вектор» вирусология һәм биотехнология фәнни үзәгенең Екатеринбург филиалы җитәкчесе Александр Семенов.

«Пандемиянең тәмамлануы турында бик сак сөйләргә кирәк <…>. Вакцинацияләүнең хәзерге бик түбән темплары сакланганда, без бөтен дөньяда коронавирус пандемиясе белән 2022 елда да көрәшәчәкбез. Шул чакта гына аны төгәлләү мөмкинлеге бар. Әгәр бу процесс тизләнсә, пандемия күпкә тизрәк тәмамланачак», — диде ул.

Белгеч сүзләренә караганда, узган еллардагы, мәсәлән, Гонконг гриппы тәҗрибәсе күрсәткәнчә, пандемия процессын тулысынча бетерү өчен ике-өч ел кирәк, һәм бу, барыннан да элек, күмәк иммунитет барлыкка килү темпларына бәйле.

Коронавируска каршы массакүләм вакцинация Россиянең барлык төбәкләрендә дә үткәрелә. Ил халкына өч препарат бирелә: «Спутник V», «ЭпиВакКорона» һәм «КовиВак». Ревакцинация өчен «СпутникЛайт» тәкъдим ителде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100