news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда тагын өч ир-ат һәм ике хатын-кыз коронавирустан вафат булган

Татарстанда рәсми рәвештә теркәлгән коронавирус корбаннарының гомуми саны 607гә җиткән.

(Казан, 28 июль, «Татар-информ»). Татарстанда тагын өч ир-ат һәм ике хатын-кыз коронавирустан вафат булган. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Коронавирус инфекциясеннән тагын биш үлем очрагы расланды», — дип билгеләп үттеләр ведомствода.

Covid-19 дан 1941, 1950 һәм 1955 елларда туган ир-атлар һәм 1932 елда туган ике хатын-кыз вафат була. «Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән», — дип аныкладылар министрлыкта.

Татарстанда рәсми рәвештә теркәлгән коронавирус корбаннарының гомуми саны 2021 елның 28 июленә 607гә җиткән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100