news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда медицина оешмаларын төзү һәм төзекләндерүгә 7,7 млрд сум акча бирелә

Беренчел звеноны модернизацияләү федераль программасы буенча биш ел эчендә 222 объект төзеләчәк.

(Казан, 28 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда сәламәтлек саклау оешмалары төзелешенә һәм ремонтына 7,7 млрд сум акча сарыф ителәчәк.

Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә 2021 елда медицина учреждениеләренең матди-техник базасын ныгыту эше үткәрелгәнен билгеләп узды.

«Төзелеш, капиталь ремонт үткәрү, медицина җиһазлары белән тәэмин итү өчен, республика һәм федераль бюджетлардан 7 млрд 727 млн сум акча бүлеп бирү турында карар кабул ителде. Стационарларны капиталь төзекләндерүгә 1,7 млрд сум акча тотылачак. 25 объектта эшләү планлаштырыла, аларның бер өлешендә проект-смета документациясе әзерләнә, 18ендә төзелеш-монтаж эшләре дәвам итә», — диде Илдар Фатыйхов. 

Аның сүзләренчә, ел саен 2021 елдан башлап, Татарстанда медицина-санитар ярдәмен үстерүгә 330 млн сум акча бүлеп бирелә. Бу акчаларга 2021 елда 42 ФАП, дүрт табиб амбулаторие, Питрәч районы «Царево» торак комплексында гомуми практика табибы офисы төзелеше алып барыла.

«Беренчел звеноны модернизацияләү федераль программасы буенча биш ел эчендә 222 объект төзеләчәк. Бу максатларга 8,7 млрд сум акча бүлеп бирелгән. 2021 елда 39 объект каралган. Сәламәтлек саклау объектлары бөтенләй булмаган территорияләрдә дә объектлар төзеләчәк. әйтик, Питрәч районы Куюки авылында», — диде Илдар Фатыйхов.

Түбән Камада балалар сырхауханәсе филиалын, Әлмәттә сырхауханә, «Салават күпере», «Весна», Төньяк Чабакса торак комплексларында дүрт сырхауханә бүлеген, Дәрвишләр бистәсендә балалар сырхауханәсе филиалын төзү ниятләнә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100