news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда коронавирусның 47 яңа очрагы теркәлгән

28 июльгә Татарстанда ковидның 23 771 очрагы ачыкланган.

(Казан, 28 июль, «Татар-информ»). Татарстанда Covid-19 инфекциясенең 47 яңа очрагы теркәлгән. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Авыруны 46 кеше аралашу ысулы белән йоктырган, бер очрак «читтән кертелгән». 24 кеше хастаханәгә салынган, 23 кеше өйдә дәвалана.

Чир йоктыручыларның күбесе Казанда (24), аннан Нурлат һәм Чистай районнарында — өчәр, Чаллыда, Аксубай, Алексеевск, Әлки, Лаеш һәм Сарман районнарында — икешәр, ә Актаныш, Әлмәт, Баулы, Биектау һәм Лениногорск районнарында берәр очрак теркәлгән.

28 июльгә Татарстанда коронавирусның 23 771 очрагы ачыкланган.

Татарстанда шушы чорда 21 116 кеше, шул исәптән 36сы узган тәүлектә, терелгән.

Барлыгы 792 427 кеше вакцинация узган (үсеш — 8 742), шуларның 564 879 ы икенче прививка ясаткан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100