news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рушан хәзрәт Аббясов: Ковид чорында дин әһелләре һәм табибларның багланышлары мөһим

«Хәзерге вакытта күп кенә мөселман илләре ведомстволары белән алар территориясендә дә Россия вакциналарын куллану мәсьәләсе буенча сөйләшүләр бара. Дин әһелләренең, Голәмәләр шурасының вакциналарның хәләл булуы турында карар чыгаруы да бу диалогка импульс бирде», — диде Рушан Аббясов.

Рушан хәзрәт Аббясов: Ковид чорында дин әһелләре һәм табибларның багланышлары мөһим
Гөлнар Гарифуллина

(Казан, 28 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). РФ мөселманнары Диния нәзарәте, мөфтиләр шурасы рәисе урынбасары Рушан хәзрәт Аббясов ковид чорында дин әһелләре һәм табибларның багланышлары аеруча мөһим булуын билгеләп узды.

«Безнең өчен бу мөһим юнәлеш, чөнки кешенең физик һәм рухи өлеше аерылгысыз, ләкин бу ике өлеш тә кайчак зыян күрә, зәгыйфьләнә. Медицина берләшмәсенең һәм дин әһелләренең кешенең сәламәтлеген кайгыртуда көчләрен берләштерү өчен, мөфти, шәех Равил Гайнетдин 2019 елның июнендә сәламәтлек саклау мәсьәләләре буенча комитет оештырды», — дип әйтте Рушан хәзрәт.

Беренче ярты елында ук комитет нәтиҗәлелеген һәм халык тарафыннан ихтыяҗ булуын күрсәткән. 

«Дистәләгән, йөзләгән кеше безнең комитетка мөрәҗәгать итте. Шулай ук медицина хезмәткәрләренең профессиональ багланышлары урнашты. Партнер һәм эшлекле мөнәсәбәтләрне үстереп, комитет әгъзалары Бәһрәйн, Сирия һәм башка дәүләтләр белән элемтәләр корды», — диде Рушан хәзрәт.

«2020 елда дөньяга ковид-19 үтеп керде, аңа беркем әзер түгел иде. Шушы катлаулы чорда дин әһелләре һәм табибларның үзара багланышлары аеруча әһәмиятле булды. Пандемия фәнни-тикшеренү институты алдында да катлаулы бурыч куйды, чөнки нәтиҗәле вакцина эшләү кирәк иде. Безнең галимнәр моны башкарып чыкты», — дип искәртте хәзрәт. 

«Хәзерге вакытта күп кенә мөселман илләре ведомстволары белән алар территориясендә дә Россия вакциналарын куллану мәсьәләсе буенча сөйләшүләр бара. Дин әһелләренең, Голәмәләр шурасының вакциналарның хәләл булуы турында карар чыгаруы да бу диалогка импульс бирде», — диде Рушан Аббясов.

«Коронавирус шартларында медицина» сессиясен РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов алып барды. 

«Ничә ел медицинада булып, хәзер минем өчен бигрәк гаҗәеп хәл. Менә ел ярым дәвам итә ул. 21 гасырда шундый куркыныч килер дип башыма да китермәгән идем», — диде.

Коронавирус белән бәйле вазгыять турында, шулай ук, ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков сөйләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100