news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дөньяда коронавирус авыруы йоктыручылар саны — 8, үлүчеләр саны 21 процентка арткан

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы хәбәрләреннән күренгәнчә, бер атна эчендә Covid-19 йогышының «дельта» штаммы табылган илләр саны 124 тән 132гә җиткән.

(Казан, 28 июль, «Татар-информ»). Бер атна эчендә дөньяда коронавирустан зарарлану һәм үлүчеләр саны арту күзәтелә. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, җиде көн эчендә Covid-19 инфекциясенең 3,8 миллионнан артык очрагы ачыкланган, шулай ук вирустан 70 меңгә якын кеше үлгән. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

«Көн саен уртача 540 мең зарарлану очрагы турында хәбәр килә, ә алдагы атнада көн саен 490 мең кеше булды», — дип хәбәр итә Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы.

Пандемия вакытында 193 миллионнан артык кеше коронавирус йоктырган, үлүчеләр саны 4,1 миллионнан артып киткән.

Авырулар санының Африкада — 9 процентка, Көньяк-Көнчыгыш Азиядә — 7 процентка, шулай ук Көнчыгыш Урта Диңгездә 4 процентка кимүе күзәтелә. Шул ук вакытта көньяк-көнчыгыш Азиядә үлүчеләр санының шактый артуы теркәлгән, ул 30 процентка арткан. Яңа очракларның һәм үлүчеләр санының артуы шулай ук Төньяк һәм Көньяк Америкада күзәтелә – аларда ул 30 һәм 29 процентка арткан.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасына хәбәр итүләренчә, бер атна эчендә Covid-19 «дельта» штаммы табылган илләр саны 124тән 132гә җиткән. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100