news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда үткән тәүлектә 32 кешедә коронавирус ачыкланган, 73 кеше терелгән

Авыру очракларының күпчелеге Казан һәм Чаллы шәһәрләрендә теркәлә.

Татарстанда үткән тәүлектә 32 кешедә коронавирус ачыкланган, 73 кеше терелгән
Татар-информ архивы

(Казан, 28 июль, «Татар-информ»). Татарстанда үткән тәүлектә 32 кешенең Covid-19 коронавирусын йоктыруы ачыкланган, чит төбәкләрдән авырып кайту очраклары теркәлмәгән. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

13 кеше хастаханәгә яткырылган, 19 кеше өендә дәвалана, дип искәртелә.

Бигрәк тә 30-50 һәм 70-90 яшьлекләр арасында авыручылар күбрәк. Коронавирус йоктыруның иң күп очраклары, элеккечә үк, Казанда (18 кеше) һәм Чаллыда (3 кеше) теркәлә. Өченче урында — Әлмәт районы (2 кеше).

27 июльгә булган мәгълүматлар буенча, Татарстанда коронавирус йоктыруның 5 501 очрагы расланган, 4 397 кеше терелгән, шул исәптән, 73 кеше — узган тәүлектә.

news_right_1
news_right_2
news_bot