news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Роспотребнадзор: Татарстанда коронавирус белән иң күбе урта яшьтәге кешеләр авырый

Ведомствода республикадагы эпидемиологик хәл буенча атнага йомгак ясадылар.

(Казан, 28 июль, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Яңа коронавирус инфекциясе белән зарарланган Татарстан халкының күбесе - урта яшьтәге кешеләр. Шул ук вакытта аларда чир уртача яки җиңел формада уза. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

«17 яшькә кадәрге балалар авыручыларның 5 проценты - 269 кеше. Авырый торган төп төркем - 40-64 яшьлек затлар, алар 2623 кеше, бу якынча 48 процент. 65 һәм аннан да өлкәнрәкләр 18 процент тәшкил итә — алар 927 кеше», - диде спикер.

ТР буенча Роспотребнадзор идарәсендә хастаханәдән тыш пневмония белән 1582 кеше теркәлгән, бу авыруларның 29 проценты дигән сүз. ОРВИ билгеләре белән коронавирусны 2133 татарстанлы кичергән (39 процент). Ә симптомсыз формада 1786 кеше (32,5 процент) авырганлыгы ачыкланган.

Любовь Авдонина шулай ук авыруның авыр формасын табиблар 157 татарстанлыда (3 процент) күзәтүләрен, 64 процентында җиңелчә һәм уртача формалары ачыклануын билгеләп үтте. Республика халкының 32,5 проценты авыруны Covid-19 симптомнарыннан башка уздыра.

«Гадәттәгечә, сишәмбе көннәрендә без атнага йомгак ясыйбыз. Шулай итеп, бездә барлыгы читтән кертелгән 276 очрак – бу 5 процент, шул исәптән чит илләрдән 61 очрак; Россия Федерациясенең башка шәһәрләреннән кертелгән 215 очрак теркәлгән. Һәм узган атнада читтән кертелгән 11 очрак булды», - дип сөйләде җитәкче урынбасары.

Авдонина хәбәр иткәнчә, элемтә ысулы белән 3154 кеше зарарланган — бу авыручыларның 57 проценты. 2071 кешенең (37 процент) зарарлану сәбәпләрен ачыклый алмаганнар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100