news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Вирусолог Россиядә Covid-19 йоктыру очракларының кискен үсешенең өч сәбәбен әйтте

Сәбәпләрнең берсе — бүгенге көндә коронавируска каршы вакцинация күләме түбән булу, бу коллектив иммунитет барлыкка килү өчен җитәрлек түгел.

(Казан, 28 июнь, «Татар-информ»). Россиядә коронавирус белән авыручылар санының рекордлы артуының өч сәбәбен вирусолог, Россия Фәннәр академиясе әгъза-корреспонденты, биология фәннәре докторы, профессор Сергей Нетесов атады.

Аның фикеренчә, үсешкә ковидка каршы чараларны үтәмәүчеләр этәргеч биргән. 

«Бер ел элек яз көне бар кеше дә куркынган иде, сагайды һәм битлекләрдән файдаланды. Чыннан да, бу эпидемиянең кимүенә китерде», — диде вирусолог һәм Мәскәү халкының коронавирус чикләүләре йомшару сәбәпле, саклык чараларын күрмәүләрен әйтте. 

Тагын бер сәбәп — бүгенге көндә коронавируска каршы вакцинация күләме түбән булу — коллектив иммунитет барлыкка килү өчен бу җитми, дип аңлатты Нетесов.

«Һәм өченчесе — Россиягә Һиндстанның SARS-CoV-2 варианты эләкте, ул күпкә тизрәк һәм нәтиҗәлерәк тарала», — диде вирусолог.

Ул, әгәр вирусның иске варианты ике-өч кешене зарарласа, яңа төрдәге авыру уртача биш-алты кешегә йога ала, дип фаразлады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100