news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда тәүлек эчендә Covid-19 авыруының 41 яңа очрагы ачыкланган

Тәүлек эчендә короновирусны ачыклау өчен республикада 5859 тест үткәрелгән.

Татарстанда тәүлек эчендә Covid-19 авыруының 41 яңа очрагы ачыкланган

(Казан, 28 июнь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Тәүлек эчендә Татарстан табиблары 41 пациентка Covid-19 диагнозы куйган, Читтән кертелгән очраклар юк. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Кулланучы хокукларын яклау өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

«Тәүлек эчендә республикада коронавирус инфекциясенең 41 яңа очрагы теркәлде», — диде ул.

Барлык очраклар да чир йоктыручылар белән аралашудан барлыкка килгән. Тәүлек эчендә короновирусны ачыклауга 5859 тест үткәрелгән.

Covid-19 авыруы тарала башлаганнан бирле Татарстанда коронавирус белән авыручы 4472 кеше теркәлгән. Сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков аңлатып үткәнчә, барлыгы 1309 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 44 кеше — узган тәүлектә. 1148 пациент дәвалана, шулардан 70 кеше үпкәләрне ясалма җилләтү (ИВЛ) аппаратына тоташтырылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot