news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Диетолог организмны картайта торган ризыкларны атады

Белгеч нык үзгәртелгән һәм составында кимендә биш төрле кушылма булган продуктларның зыянлы булуын әйтте.

(Казан, 28 июнь, «Татар-информ»). Туклану һәм биотехнологияне тикшерү федераль үзәгенең «Сәламәт һәм спорт туклануы» үзәге табиб-диетологы Тамара Прунцева картаймас өчен рационга кертергә кирәкле прдуктларны атады. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Диетолог нык үзгәртелгән һәм составында кимендә 5 кушылма — буягычлар, ароматизаторлар, консервантлар, куерткычлар һ. б булган продуктларның зыянлы булуын әйтте. Бу категориягә сосиска, колбаса, кибет кәтлите һәм башка ярымфабрикатлар, камыр ризыклары, сөтле десертлар, газлы эчемлекләр керә.

Галимнәр баланссыз тукланганда хромосоманың бер өлеше — картаю өчен җаваплы теломерлар кими, дип саный. Икенче теория буенча, тиренең һәм организмның картаюы күзәнәкләрдә ирекле радикаллар саны арту сәбәпле килеп чыга. Алар кулланыла торган продуктларны җылылык белән эшкәрткәндә дә барлыкка килә.

Диетолог рационга бодайның каты сортларыннан ясалган токмач, икмәк, ярмалар кертергә һәм тәүлегенә 400 грамм җиләк-җимеш һәм яшелчә кулланырга киңәш итте.

Аксым күләмен һәм сыйфатын күзәтү дә мөһим. Бургердагы кәтлит, казылык яки сосиска составында аксымнан кала май һәм тәм көчәйткечләр бар, шуңа күрә бу продуктлар җитмәгән аксымны тулыландырмый. балык, кош-корт ите, майсыз ит, эремчек яки йомырка аксымга бай, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100