news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда тагын 32 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган

Авырулар белән аралашкан 2,5 мең кеше табиблар күзәтүендә кала.

(Казан, 28 май, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 32 яңа очрагы ачыкланган.

Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

«Узган тәүлектә Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясе йоктыруның 32 яңа очрагы теркәлде. Шул рәвешле, республикада әлеге инфекцияне эләктергән пациентлар саны 21 392 кешегә җитте», - дип хәбәр итте ул.

Аның сүзләренчә, соңгы тәүлектә белгечләр яңа коронавирус инфекциясенә 7,9 мең тест үткәргән. Авырулар белән аралашкан 2,5 мең кеше табиблар күзәтүендә кала.

ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков билгеләп үткәнчә, 18,3 меңнән артык кеше (шуларның 41е – узган тәүлектә) коронавирустан терелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot