Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Роспотребнадзор ковид белән авырган кешеләргә прививка ясату тәртибен аңлатты
Савыкканнан соң берничә ай узгач Covid-19 инфекциясеннән прививка ясатырга кирәк.
(Казан, 28 май, «Татар-информ»). Коронавирус белән авырганнан соң кешедә иммунитет барлыкка килә. Савыкканнан соң берничә ай узгач Covid-19 инфекциясеннән прививка ясатырга кирәк. Бу турыда Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) тәкъдимнәрендә язылган.
«Ковидтан соң савыккан кешеләрдә вируска табигый иммунитет барлыкка килә. Әмма әлегә аның күпмегә җитүе һәм кешене саклау дәрәҗәсе төгәл билгеле түгел. Вакцина ышанычлырак», — диделәр ведомствода.
Прививкадан соң коронавирус йоктыру ихтималы аз. Кагыйдә буларак, мондый очраклар вакцинациянең тулы курсын узмаган яки табиб тәкъдимнәрен үтәмәгән кешеләр арасында ачыклана.
Россиядә җитештерелгән бер генә вакцина да балага узу мөмкинлегенә йогынты ясамый, диделәр ведомствода. Барлык препаратлар да тиешле сынауларны узды, алар буенча тискәре нәтиҗәләр ачыкланмады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз