news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда тәүлек эчендә Covid-19 авыруының 60 яңа очрагы ачыкланган

Узган көн эчендә яңа инфекциядән 124 кеше сәламәтләнде.

Татарстанда тәүлек эчендә Covid-19 авыруының 60 яңа очрагы ачыкланган
архив/Рамиль Гали

(Казан, 28 май, «Татар-информ», Егор Никитин). Узган тәүлектә Татарстанда яңа коронавирус инфекциясенең 60 очрагы теркәлгән. Бу хакта журналистларга брифингта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова сөйләде.

«Татарстанда Covid-19 авыруының 60 яңа очрагы расланган, барысы да элемтә аша йоктырылган. Аларның 12се хастаханәгә салынган, авыруның җиңел яки симптомсыз формасы булган 48 кеше өйдә дәвалана», — диде Галимова.

Яшь төркемнәре буенча статистика түбәндәгечә: инфекция 18 яшькә кадәр — дүрт, 18 яшьтән 30 яшькә кадәр — 10, 30дан 50 яшькә кадәрге 17 кешедә ачыкланган. Шулай ук 50дән 60 яшькә — 10, 60тан 70 яшькә кадәр — 11 һәм 70тән 80 яшькә кадәрге төркемнәрдә сигез инфекция очрагы расланган.

«28 майга (арту буенча) Татарстанда 3026 Covid-19 инфекциясе очрагы теркәлгән. Тәүлек эчендә 124 кеше савыккан», - дип аңлатты Лилия Галимова.

Яңа зарарланучыларның географиясенә килгәндә, иң күп өлеше (21 очрак) Казанга туры килә, аннары Чаллыга, анда 12 кеше. Шулай ук яңа очраклар Әлки (+3), Арча (+ 1), Әтнә (+4), Биектау (+2), Яшел Үзән (+4), Минзәлә (+1), Түбән Кама (+11) һәм Саба (+1) районнарында ачыкланган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100