news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КФУ профессоры бөтен кеше дә коронавирус белән чирләячәк дигән фикерне кире какты

Профессор вирус организмга кабат эләккән очракта аңа бернинди дә реакция булмаячагына 100 процент гарантия бирмәде.

(Казан, 28 май, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Җир шарында яшәүче барлык кешеләр һичшиксез Covid-19 коронавирусы белән чирләячәк дигән фикерне галим кире какты. КФУның Фундаменталь медицина һәм биология институты директоры, биомедицина юнәлеше буенча проректор Андрей Киясов туры элемтә вакытында шулай дип белдерде.

«Кешеләрнең 50-60, иң яхшысы 70 проценты авыргач, домино принцибы эшли башлый. Шәхсән үзем коронавирус белән чирләмәячәк, аларда инфекция бөтенләй чагылыш тапмаячак 30 процент арасына керергә теләр идем», — диде Киясов.

Югары уку йорты проекторы шулай ук яңа коронавирус инфекциясен кабат йоктыру ихтималын да кире какты.

Шул ук вакытта, профессор вирус организмга кабат эләккән очракта аңа бернинди дә реакция булмаячагына 100 процент гарантия бирмәде.

«Чөнки инфекция яңа әле. Вирусның үпкәгә икенче тапкыр үтеп керүен бөтенләй искәрми дә калуыгыз мөмкин», — дип сүзен йомгаклады Киясов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100