news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татмедиа»да ашыгыч ярдәм хезмәткәрләренә рәхмәт белдереп йөрәк сурәте кабынды

Ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре көне Россиядә рәсми рәвештә 2020 елда расланды.

«Татмедиа»да ашыгыч ярдәм хезмәткәрләренә рәхмәт белдереп йөрәк сурәте кабынды

(Казан, 28 апрель, «Татар-информ»). «Татмедиа» бинасы тәрәзәләрендә йөрәк сурәте барлыкка килде. Шулай итеп журналистлар ашыгыч ярдәм хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

28 апрельдә Россиядә Ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә. Бу сәламәтлек саклауның иң җаваплы юнәлешләренең берсенә, аларга һөнәри осталык, батырлык, түземлек һәм шәфкатьлелек өчен рәхмәт әйтергә кирәк.

Бинада йөрәк формасындагы сурәт  #Безбергә акциясе ярдәмендә кабынды.

Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, бүген Казан ашыгыч медицина ярдәме станциясе хезмәткәрләре беренче тапкыр үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен рәсми рәвештә билгеләп үтте.

Ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре көне Россиядә озак вакыт рәсми булмаган рәвештә бәйрәм ителде. Ул 2020 елда гына расланды. Шул хактагы карарны Россия Президенты Владимир Путин имзалады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100