news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда узган тәүлектә тагын 35 кеше Covid-19 вирусын йоктырган

35 очракның 14е - Казанга, дүртесе Лениногорск районына туры килә.

Татарстанда узган тәүлектә тагын 35 кеше Covid-19 вирусын йоктырган

(Казан, 28 апрель, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирустан тагын 35 кеше зарарлануы ачыкланган. Ике кеше чирне республикадан читтә йоктырган, 33е — элемтә юлы белән, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.

«18 кеше хастаханәгә салынган, 17 кеше өйдә дәвалана», — диелә ведомство хәбәрендә.

35 очракның 14е - Казанга, дүртесе Лениногорск районына туры килә. Чаллыда, Югары Ослан, Лаеш, Минзәлә, Сарман районнарында инфекцияле икешәр кеше ачыкланган. Баулы, Бөгелмә, Буа, Чүпрәле, Кайбыч, Кама Тамагы һәм Спас районнарында берәр кеше чир йоктырган.

Пандемия вакытында Covid-19 йогышы 20 379 татарстанлыда ачыкланган. Республиканың 17 455 кешесе инде сәламәтләнде.

Татарстанда 239 013 кеше вакцинация узды, шуларның 151 259ы препаратның икенче дозасын алды.

Республикада 153 вакцинация пунктында прививка ясатырга була, шул исәптән бишесе Казанның «МЕГА», «ПаркХаус» һәм «Южный» сәүдә үзәкләрендә ачылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100