news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда беренче тапкыр ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме узды

«Сез тәвәккәллегегез, куркусыз булуыгыз, кыюлыгыгыз, мәрхәмәтлегегез белән аерылып торасыз. Бөтен ил батырлык, һөнәргә тугрылыгыгыз, мәхәббәтегез өчен рәхмәт әйтә», — дип белдерде сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков.

Казанда беренче тапкыр ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме узды
Михаил Захаров

(Казан, 28 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бүген Казанда Татар дәүләт филармониясе бинасында беренче тапкыр ашыгыч медицина ярдәме станциясе хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме узды.

«Бер ел элек пандемия вакытында сәламәтлек саклау системасы махсус режимга күчте. Ил җитәкчелеге ашыгыч ярдәм станциясенең һөнәри бәйрәмен раслау турында карар кабул итте», — дип искә алды Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков.

«Сез аерым каста, тәвәккәллегегез, куркусыз булуыгыз, кыюлыгыгыз, мәрхәмәтлегегез белән аерылып торасыз. Бөтен ил батырлык, һөнәргә тугрылыгыгыз, мәхәббәтегез өчен рәхмәт әйтә», — дип белдерде министр. Ул олы тәҗрибәләре белән уртаклашканнары өчен ветераннарга да рәхмәтен белдерде.

Марат Садыйков тантаналы чарада бертөркем алдынгыларга дәүләт бүләкләре тапшырды. Татарстан Президенты Рәхмәт сүзе Казан шәһәре Ашыгыч медицина ярдәме станциясе коллективына белдерелде. Берничә хезмәткәр РФ Президентының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов үзенең 1993 елда диплом алгач, ашыгыч ярдәм станциясенә килеп, эшкә урнашкан чакларын искә төшереп сөйләде. «Ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре аз сүзле, корырак булсалар да, иң көтелмәгән урында һәм вакытта беренче ярдәм күрсәтү эше алар җилкәсенә төшә, тәнкыйть тә ишетергә туры килә», — диде. Яшьләргә мөрәҗәгать итеп, ашыгыч ярдәмдә эшләү киләчәктә үсеш алу, чыныгу өчен олы мәктәп булганын әйтте.

Казанның Ашыгыч ярдәм станциясе баш табибы Фәрит Галәветдинов сүзләренчә, станциядә барлыгы 1692 кеше эшли. «Казанда бүген иртән барлыгы 81 бригада иртән эшкә чыгып китте. Бер тәүлек эчендә 1200ләп чакыру килә, һәр бригада 13-14 чакыру буенча ярдәм күрсәтә. Алдагы 2-3 елда 120 бригадага җиткерергә уйлыйбыз», — диде журналистларга.

Яшь кадрлар әзерләү эше дә бара. «Кадрларны әзерләргә кирәк, былтыр 80 кеше әзерләдек, быел 60 кешегә якын», — диде.

Ашыгыч ярдәм станциясенең 7нче филиалында эшләүче Габделхак Әхмәтов 15 ел ашыгыч ярдәм машинасын йөртә. «Ковид килеп чыккач, эш авырлашты инде, һаман носилкалар белән авыруларны күтәрәбез. Гомумән, авыр хәлдәге кешеләрне тизрәк алып барып җиткерергә тырышабыз, үлә күрмәсен дип телибез. Кызганыч, барып җитешә алмаган очраклар да булды», — дип әйтте Габделхак Әхмәтов «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Казанның 8 нче ашыгыч ярдәм подстанциясе хезмәткәре, беренче чиратта, мәрхәмәтлелек, ягымлылык, аңлау, хөрмәт булырга тиешлеген әйтте. «20 елга якын шушы һөнәр буенча эшлим. Тәүлек буе эшләү авыр, ләкин кешеләрне коткаргач, иңнәргә канат «үсә» — диде «Татар-информ»га.

«Былтыр бер ир-атны реанимациягә озаттык, 20 минуттан гына йөрәге эшләп китте, сулыш ала башлады, коткарып калдык. Бервакыт эсседә урамда бер әби ята иде, аңа шунда ук ашыгыч ярдәм чакырмаганнар, эссе булганга ятып кына торадыр дип уйлаганнар, ә аның инфаркт булган, ул пычракта ята иде. Машинага керткәч, бервакыт йөрәге дә туктап калган иде, ләкин без аны коткарып калдык, ул әле һаман да исән-сау», — дип сөйләде.

Ашыгыч ярдәм Россия Федерациясендә 120 ел гамәлдә. 1898 елда Мәскәүдә нәкъ менә 28 апрельдә беренче ашыгыч ярдәм станциясе оештырылган, һөнәри бәйрәм датасы да шуңа күрә 28 апрельгә билгеләнгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100