news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 65 яңа очрагы теркәлгән

Бер тәүлек эчендә - өч пациент, эпидемия башланганнан алып 78 кеше терелгән.

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 65 яңа очрагы теркәлгән
Владимир Васильев

(Казан, 28 апрель, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 65 яңа очрагы теркәлгән, шуларның күбесе — Казанда. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова шул хакта хәбәр итте.

«Алты кеше хастаханәгә озатылган, илле тугызы өендә дәвалана, чөнки аларда авыру җиңел формада яки симптомнарсыз уза», — диде Галимова. Аның сүзләренчә, 7 кеше инфекцияне чит илдә йоктырган, калган 58 кеше аны башка авырулар белән якыннан аралашканнан соң эләктергән.

Коронавирус инфекциясе йоктыручыларның күбесе (18 кеше) — 30-50 яшьтә. Казанда — 21, Чаллы шәһәре һәм Әтнә районында — 6шар, Алабуга районында 5 очрак ачыкланган. Әлеге исемлектә шулай ук Әгерҗе, Актаныш, Тукай, Сарман, Балтач, Яшел Үзән, Чүпрәле, Нурлат, Чистай, Теләче, Арча һәм Питрәч районнары да бар.

Бер тәүлек эчендә — өч пациент, эпидемия башланганнан алып 78 кеше терелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100