news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Табиблар Таиланд һәм Балидан кайткан татарстанлыларда коронавирус инфекциясе тапмаган

Чит илдән кайткан барлык туристлар Казан янындагы шифаханәләргә карантинга озатылган.

(Казан, 28 апрель, «Татар-информ»). Таиланд һәм Балидан кайтканнан соң карантинга озатылган татарстанлыларның яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясенә үткәрелгән тестлары тискәре нәтиҗә күрсәткән. Дубайдан кайтучыларның нәтиҗәләре әлегә билгеле түгел. Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова шулай дип белдерде.

«Карантинда утыручы татарстанлыларга бәйле вазгыять мондыйрак: Балидан кайткан 27 кешенең барысының да беренчел нәтиҗәләре тискәре, Дубайдан кайтучыларның нәтиҗәләре әле әзер түгел», — диде Галимова.

Аның сүзләренчә, Таиландтан кайтучыларның коронавируска кабат үткәргән тестлары тискәре нәтиҗә күрсәткән.

Берләшкән Гарәп Әмирлекләре һәм Балига ял итәргә киткән татарстанлылар Россиягә 26 апрельдә кайтты. Аңа кадәр 10 көн алдан Таиландтан бер төркем туристлар кайтып төште. Аларның барысын да «Ливадия» һәм «Васильево» шифаханәләренә карантинга озаттылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot