Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Россия Хөкүмәте даруханәләрне медицина битлекләрен сатарга мәҗбүр итәргә мөмкин
Хәзер даруханә челтәрләре саклану чараларын теләмичә генә сатып ала.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 28 апрель, «Татар-информ»). Россия Хөкүмәте даруханәләрне медицина яки гигиена битлекләрен сатарга мәҗбүр итәргә мөмкин. Статс-секретарь – РФ сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Виктор Евтухов «Россия 24» телеканалына биргән интервьюсында шулай дип белдерде.
«Безгә Хөкүмәтнең норматив актын кабул итү кебек иң соңгы чарага барырга туры килер, мөгаен. Әлеге норматив акт даруханәләрнең ассортиментында медицина яки гигиена битлекләренең булуын мәҗбүр итеп куя», - диде министр урынбасары һәм бүген даруханә челтәрләренең саклану чараларын теләмичә генә сатып алуын искәртте.
«Даруханә челтәрләренең әлеге битлекләр үз ассортиментында булсын өчен активлык күрсәтүен телисе килә», - дип өстәде Евтухов.
Шул ук вакытта, РФ сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары билгеләп үткәнчә, төбәк хакимиятләренә даруханә челтәре вәкилләренә әлеге саклану чараларын үз ассортиментында булдыруның әһәмиятен аңлатырга кирәк.
«Татар-информ» агентлыгы алдарак хәбәр иткәнчә, Татарстан предприятиеләре аена 37 миллионнан артык медицина битлеге тегәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз