news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов коронавирус йоктырган пациентларны йөртә торган реанимобильләрне карады

ТР Президенты ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итте.

Миңнеханов коронавирус йоктырган пациентларны йөртә торган реанимобильләрне карады
tatarstan.ru

(Казан, 28 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясендә булды. Ул биредә медицина хезмәткәрләрен яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыру куркынычыннан саклау чараларының ничек үтәлүе белән танышты. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Президентының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Рөстәм Миңнеханов коронавирус симптомнары күзәтелгән авыруларны йөртә торган машиналарның җиһазланышын карады. ТР Президентына шулай ук табибларның нинди саклану чаралары куллануы һәм һәр чакырудан соң ашыгыч медицина ярдәме машиналарының ничек эшкәртелүе хакында сөйләделәр.

ТР Президенты станция хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. «Сез – медицина ярдәме күрсәтүнең иң алгы сызыгында. Бүген медицина хезмәткәрләренә аеруча кыен. Үз сәламәтлегегезне куркыныч астына куеп, сез кешеләрнең гомерен саклап калу өчен көрәшәсез. Моның өчен сезгә зур рәхмәт!» - диде ул.

Рөстәм Миңнеханов медицина хезмәткәрләренә өстәмә акча түләү, төбәкләрне яңа ашыгыч ярдәм машиналары белән җиһазландыру буенча (боларның барысының да инициаторы — Россия Президенты Владимир Путин) ярдәм чараларының әһәмиятенә игътибар юнәлтте. Аның сүзләренчә, республикага тиздән С классындагы 29 яңа автомобиль кайтырга тиеш.

Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясе баш табибы Фәрит Галәветдинов, үз чиратында, килеп туган вазгыятьтә ярдәм күрсәткәне ил җитәкчелегенә рәхмәт белдерде. «Тиздән яңа реанимобильләр кайтып җитәр дип көтәбез, кешеләрнең сәламәтлеге өчен көрәштә безнең өчен техник яктан җиһазландыру бик тә мөһим», - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100