news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яр Чаллы онкологлары хатын-кызның күкрәгеннән ун килограммлы шеш алган

Бәхеткә, шеш зарарсыз була, операция өзлегүләрсез уза, дип хәбәр итә Чаллының онкология үзәге.

(Казан, 28 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Яр Чаллының онкологик диспансерында хирурглар Түбән Камада яшәүче хатын-кызның күкрәгеннән ун килограммлы шеш алганнар. Бу хакта Чаллының онкология үзәге хәбәр итә.

53 яшьлек ханым ике инфаркт, ике инсульт кичергән, Covid-госпитальдә 30 көн яткан, үпкәләре 85 процент зарарланган булганлыктан, ун көн реанимациядә яткан.

Яңа ел алдыннан ул уң як күкрәгендә тыгызлык тойган, шеш үсә башлаган, өч айдан шеш күләме футбол тубы кадәр булган. Бу пациентны Чаллының онкология үзәгенә җибәргәннәр. 16 мартта уң як күкрәген кисәләр. Операция өзлегүләрсез уза. Бер тәүлектән пациент аңына килә.

Бәхеткә, шеш зарарсыз була — бу филлоидлы фиброаденома була, ул күзәнәкләр үсеше һәм бүленеше белән бәйле процесслар бозылу аркасында килеп чыга. «Фиброма акрын көчкә ия бомба кебек, теләсә кайчан яман шешкә әверелә ала. Аның күзәнәкләре тиз бүленә, бу тукымаларның үлүенә, үлекләвенә һәм кан китүгә китерә ала», — дип сөйләгән 15 нче онкология бүлеге мөдире Линар Нигъмәтуллин.

Операцияне ул Рәмис Насыйбуллин һәм анестезиолог Радик Шәйхин белән бергә башкарган.

«Монда үземне өйдәге кебек хис итәм. Шундый яхшы үзәк төзегәннәр», — дип пациент табибларга рәхмәтен җиткергән. 


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100