news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гамалея үзәге: Covid-19дан «Гамковимаб» препараты июнь аенда ук теркәлергә мөмкин

Гинцбург ирекле ярдәмчеләр катнашында тикшеренүләрнең беренче фазасы инде бу атнада старт алачак, дип аныклады.

(Казан, 28 март, «Татар-информ»). Коронавируска каршы «Гамковимаб» препараты июнь аенда ук теркәлергә мөмкин. Моның өчен ул тикшеренүләрнең беренче фазасын уңышлы гына узарга һәм теркәлүгә рөхсәт алырга тиеш. Бу хакта Н. Ф. Гамалея үзәге директоры Александр Гинцбургка сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

«Беренче фаза нигезендә өстәмә эффектлар булмаудан соң яки нәтиҗәлелекне раслый торган икенче фаза нәтиҗәләре буенча алыначакмы вакытлыча теркәү — әлегә билгесез, — дип аңлатты белгеч. — Беренче фаза нәтиҗәләре буенча алынса, бу эш 2,5 ай дәвам итәр, дип өметләнәм. Ул чакта препарат июньдә теркәлергә мөмкин».

Гинцбург ирекле ярдәмчеләр катнашында тикшеренүләрнең беренче фазасы инде бу атнада старт алачак, дип аныклады. Препарат йөздән артык кешегә кертелер дип планлаштырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100