Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Путин җәй ахырына коронавирус буенча чикләүләрне бетерү мөмкинлеге турында әйтте
Россия Президенты күмәк иммунитетка ирешү өчен вакцинация кирәклеге турында искәртте.
(Казан, 28 март, «Татар-информ»). Россиядә коронавирус пандемиясе аркасында кертелгән чикләүләр җәй азагына - Covid-19 инфекциясенә карата күмәк иммунитетка ирешкәннән соң бетерелергә мөмкин. Бу хакта РФ Президенты Владимир Путин «Россия 1» телеканалы эфирында белдерде.
«Әгәр дә [вакцинация] хәзерге кебек темплар белән барса, җәйгә, җәй азагына без шундый күрсәткечкә ирешербез дип уйлыйм», — дип китерә РИА Новости дәүләт башлыгы сүзләрен.
Шул ук вакытта дәүләт башлыгы популяцион иммунитетка ирешү өчен илдә яшәүчеләрнең 70 проценттан да ким булмаган өлеше коронавирустан прививка ясатырга кирәклеген искәртте.
Элегрәк «Татар-информ» РФ Президенты Владимир Путинның Covid-19 инфекциясеннән вакцина ясатуы турында хәбәр иткән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз