news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда коронавирус йоктыруның тагын өч очрагы теркәлде

Инфекцияле кешеләрнең хәле канәгатьләнерлек булып килә, дип бәяләнә.

Татарстанда коронавирус йоктыруның тагын өч очрагы теркәлде
Владимир Васильев

(Казан, 28 март, «Татар-информ»). Татарстанда Covid-19 коронавирус инфекциясе белән зарарлануның өч яңа очрагы теркәлгән. Авыру йоктырган кешеләр барысы да читтән кайткан. Бу хакта «Татар-информ»га республика оператив штабында. хәбәр иттеләр.

Бер пациент Чаллыда йогышлы авырулар хастаханәсендә дәвалана, икесе Казандагы Республика йогышлы авырулар хастаханәсенә озатылган.

Барлык инфекциялеләрнең дә хәле канәгатьләнерлек дип бәяләнә, температуралары югары түгел. Пациентлар бөтен кирәкле медицина ярдәмен алалар.

«Алар белән элемтәгә кергән барлык кешеләр дә дезинфекция узган, барысы да медицина күзәтүендә тора. Алар белән бер рейста кайткан барлык пассажирлар да шулай ук тикшерү узган», — диделәр оператив штабта.

Шулай итеп, Татарстанңа яңа типтагы коронавирус йоктырган кешеләрнең гомуми саны ундүрткә җитте.

news_right_1
news_right_2
news_bot