news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә коронавирусны дәвалау өчен дару ясадылар

Препарат өчен нигез итеп малярияне дәвалау өчен кулланыла торган мефлохин кулланылган.

(Казан, 28 март, «Татар-информ»). Россиядә Covid-19 коронавирусын дәвалау өчен препарат ясаганнар. Даруны Федераль медицина-биология агентлыгы тәкъдим иткән. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Дару нигезенә маляриягә каршы кулланыла торган мефлохин препараты алынган. Дәвалау схемасын «Фармзащита» фәнни-җитештерү үзәге Кытай һәм Франция тәҗрибәсен исәпкә алып эшләгән.

Федераль медицина-биологик агентлык башлыгы Вероника Скворцова.сүзләренчә, «югары селектив препарат күзәнәкләрдә коронавирусның цитопатик эффектын блоклый һәм аның репликацияләнүенә комачаулый, ә мефлохинның иммуносупрессив гамәле вирус аркасында килеп чыккан ялкынсыну активлашуына комачаулый».

«Макролид антибиотиклар һәм синтетик пеницилиннар өстәү икенчел бактериаль-вирус синдромын формалаштыруга комачаулап кына калмыйча, кан плазмасында һәм үпкәләрдә вируска каршы чараларның концентрациясен арттырырга да мөмкинлек бирә», — дип аңлатты Скворцова.

Препарат төрле дәрәҗәдәге пациентларны нәтиҗәле дәвалауны тәэмин итәчәк, дип искәртте Скворцова.

Мефлохин шулай ук Сovid-19 профилактикасының куркынычсыз һәм нәтиҗәле схемасын эшләү өчен нигез булган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100