news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда Covid-19 авыруының 90 процент очрагын омикрон-штамм китереп чыгара

Чир 90 процентка диярлек ОРВИ рәвешендә уза.

(Казан, 28 февраль, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанда күпчелек очракта Covid-19 коронавирусын «омикрон» штаммы китереп чыгара. Бу хакта «Бердәм Россия»нең төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә узган туры эфирда Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

«Бүген авыруның 90 проценты– «омикрон» штаммына, бары 10 проценты гына «дельта»га туры килә», — дип билгеләп үтте эксперт. Чир 90 процентка диярлек ОРВИ рәвешендә уза. «Омикрон» булуы расланган очраклардан алты пациент хастаханәдән тыш пневмония кичергән, 14 очракта чирне йөртүчедә симптомнар күзәтелмәгән.

Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте мәгълүматларына караганда, «омикрон» акрынлап гадәти сезонлы инфекциягә әверелә бара. Әмма бу штаммның кешедән кешегә йогуы тизрәк бара. Симптомнар зарарланганнан соң өченче-бишенче көнгә барлыкка килә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100