news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Табиб коронавирустан соң барлыкка килергә мөмкин булган өзлегүләр турында сөйләде

Авырулар килеп чыгуның сәбәбе организмның үзенә юнәлтелгән аутоимун агрессиясе булып тора.

(Казан, 28 февраль, «Татар-информ»). Коронавирус белән авырган кайбер кешеләрдә чирнең авыр нәтиҗәләре кала. Бу турыда Мәскәүнең 52нче клиник хастаханәсенең баш табибы Марьяна Лысенкога сылтама белән RT хәбәр итә.

Белгеч аңлатканча, коронавирустан соң барлыкка килгән чирләр бөерне һәм йөрәкне зарарларга мөмкин.

«Бу организмның үзенә юнәлтелгән аутоимун агрессиясе белән бәйле проблемалар комплексы. Миокардитлар бик күп, алар йөрәк авыруларына китерергә мөмкин», — диде Лысенко.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100