news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда яшәүчеләрнең 78,2 проценты ковидтан вакцинация узган

Бүгенге көндә 620 меңнән артык кеше ревакцинация узарга тиеш, әмма бары тик 183 меңнән артык кеше генә вакцинаның икенче компонентын кадаткан.

(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ», Алинә Фәйзрахманова). Татарстанда яшәүчеләрнең 78,2 проценты коронавирус инфекциясеннән вакцинация узган. Республикада беренче компонентны барлыгы 2,3 миллионнан артык кеше алган, ә икенчесен 1,8 миллионнан артык кеше ясаткан.

Татарстан сәламәтлек саклау министрының урынбасары Владимир Жаворонков «Татар-информ»да матбугат конференциясендә сөйләгәнчә, 60 яшьтән өлкәннәрнең 71 проценты вакцинация узган. Беренче компонентны 602 меңнән артык кеше, ә икенчесен 424 меңнән артык кеше ясаткан.

Аның сүзләренчә, республикада ревакцинация мәсьәләсе кискен проблема булып тора. Бүгенге көндә 620 меңнән артык кеше ревакцинация узарга тиеш, әмма бары тик 183 меңнән артык кеше генә бу процедураны башкарган.

«Алдан фаразлаганча, кабат вакцинация ясатмаучылар саны арта. Бу факт безне борчуга сала. Без кешеләрне моңа игътибар бирергә һәм бер тапкыр ясалган вакцинация белән ярты елдан да артык йөрмәскә чакырабыз», — диде Журавлев.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100