news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы балалар вакцинациясе турында: Мәҗбүр итү юк

Вакцинация бары тик поликлиникаларда була, мәктәпләрдә җиһазланган медицина кабинеты булуга карамастан, анда вакцинация пункты оештырылмый.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы балалар вакцинациясе турында: Мәҗбүр итү юк
Михаил Захаров

(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ», Алинә Фәйзрахманова). Татарстанда балаларны коронавирустан вакцинация узуга мәҗбүр итү юк.

«Хәзер безнең позиция нык. Балалар поликлиникаларына вакцина кайтарылды. Поликлиникалар вакцинациягә әзер, прививка поликлиникага килгән очракта гына ясала. Мәктәпләрдә мәҗбүр итү юк», — дип сөйләде «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә Татарстан сәламәтлек саклау министрының урынбасары Владимир Жаворонков.

Ул искәрткәнчә, вакцинацияне 12 яшьтән алып узарга мөмкин. 15 яшькәчә балаларның ата-аналары белән килүе һәм аларның язмача рөхсәте булу мәҗбүри. Ә 15 яшьлек бала мөстәкыйль рәвештә карар кабул итә ала.

«Без шартлар тудырдык, әгәр кемдер кирәк дип саный икән, без оештырабыз», — дип аңлатты Жаворонков.

Вакцинация бары тик поликлиникаларда уза, диде Республика мәгариф һәм фән министрының урынбасары Алсу Әсәдуллина. Мәктәпләрдә җиһазланган медицина кабинеты булуга карамастан, анда вакцинация пункты булмаячак.

«Без ата-аналарга аңлату эшләре алып барабыз. Әгәр балагызга ковидтан прививка ясатырга телисез икән, ул вакцина шәһәрдә бар һәм ясату-ясатмау карарын һәркем үзе кабул итә», — диде спикер.


news_right_1
news_right_2
news_bot