news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ковидтан вакцинацияне чит ил препараты белән ясау өчен Казаннан Истанбулга барып була

Төркиягә ике тапкыр — вакцинаның беренче дозасын һәм икенчесен ясатырга аерым барырга туры киләчәк.

(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ»). Берничә компания Россиянең ун төбәгеннән Төркиягә вакцинация ясатырга бару өчен юллама сата башлады, алар арасында Казан да бар.

«Мондый тәкъдим кирәкле продукт булып чыкты. Безгә нәкъ менә Төркиядә чит ил препаратлары белән вакцинация узу мөмкинлекләре турында бик күп сорау килде», — ди «Интурист» вәкилләре. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

Истанбулга пакет турлары Россиянең 10 шәһәреннән старт ала. Алар арасында Мәскәү, Санкт-Петербург, Уфа, Казан, Ростов-на-Дону, Екатеринбург, Самара, Краснодар, Минераль Сулар, Түбән Новгород бар.

Төркиягә ике тапкыр — вакцинаның беренче дозасын һәм икенче ясатырга барырга туры киләчәк. Икенче компонентны ясату өчен турист мөстәкыйль рәвештә дә, оештырылган тур белән дә оча ала.

Турга авиабилетлар, трансфер, кунакханәгә урнашу һәм иртәнге аш, рус телле озатып йөрүче, вакцинациянең беренче этабын узу һәм теркәү өчен түләү кертелгән.

Прививканы 12 яшьтән алып ясатырга мөмкин, диелә хәбәрдә.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100