news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Инфекционист COVID-19 аркасында алдагы ике атнаның катлаулы булачагын кисәтте

Ул битлек киеп, барлык чараларны үтәп, кешеләргә үзләрен сакларга киңәш итте.

(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ). Табиблар фикеренчә, COVID-19 белән авыручылар арту сәбәпле, алдагы ике атна катлаулы булачак.

«Әлеге атналарны акыл белән уздырырга, битлекләр киеп, барлык чараларны үтәп, кешеләргә үзләрен сакларга кирәк», — дип белдерә табиб-инфекционист, профессор Николай Малышев. Бу хакта РИА Новости яза.

«Әле тагын да үсү булачак, монысы хак, саннар торган саен артачак та артачак. Әле ковидка кадәр үк кышкы каникуллардан соң авыручылар саны ай ахырына, кайчагында хәтта февраль урталарына кадәр гел арта торган иде. Ә хәзер тагын „омикрон“ да өстәлде. Һәм, әлбәттә, процесс алга таба да дәвам итәчәк», — диде Малышев.

Ул тәүлек эчендә авыручылар саны ничәгә кадәр җитәчәген фаразлавы кыен, ләкин оптимист булырга да туры килмәячәк, дип белдерде.

«Бу хакта әйтүе кыен, бигрәк тә пессимист буласы килми, ләкин әлегә оптимист та булып булмый. Гомумән, тагын ике атна әле бик авыр булачак», — диде Малышев. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100