Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда «Спутник V» препараты белән тәэмин итүне арттырачаклар
Февраль аенда республика коронавирустан 190 мең доза препарат алачак.
(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ», Әдилә Зыятдинова). Татарстанда халык ихтыяҗы буенча «Спутник V» препараты белән тәэмин итүне арттырачаклар.
«Без шушы көннәрдә җитәрлек күләмдә яңа партия алачакбыз — 70 меңгә якын доза, һәм акрынлап кайтарыла торган препаратлар санын арттырачакбыз. Февраль аенда 190 меңгә якын доза планлаштырыла», - диде ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова онлайн-брифингта.
Галимова сүзләренә караганда, ил җитәкчелеге бу вакцинаны җитештерү темпларын арттыру буенча бурычлар куйган, димәк, бу регионнарга илтеп җиткерүдә дә чагылыш табачак.
«Вакцина җитмәүгә бәйле хәл көтелгәнчә булды, без <...> ихтыяҗдан чыгып, төгәлләнәчәген белдек», — диде Галимова.
Журналистның Татарстан Президенты вакцинациясе турындагы соравына спикер: «Рөстәм Нургалиевич моны эшләгәч тә, бу хакта һичшиксез хәбәр итәчәк», - дип җавап бирде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз