news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда коронавирусның тагын 83 очрагы ачыкланды

Эпидемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 15790 мең очрагы ачыкланган.

Татарстанда коронавирусның тагын 83 очрагы ачыкланды

(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда тәүлек эчендә Covid-19 коронавирусы белән зарарлануның 83 яңа очрагы теркәлгән.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, өч кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән.

«26 кеше хастаханәгә озатылган, 57 кеше өендә дәвалана», - диелә ведомство хәбәрендә.

Эпидемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 15790 мең очрагы ачыкланган.

Республикада 12610 кеше «Спутник V» вакцинасын кадаткан, шуларның 2 463ы икенче дозаны алган. Барлыгы 13 442 комплект вакцина дозасы (шуларның 93,8 проценты файдаланылган) кайткан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100