news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Табиб берьюлы ике битлек киеп йөрүнең зыянын аңлатты

Ике битлек киеп йөргән очракта борын тирәсендә углекислый газ җыела башлый.

(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ»). Американың кайбер түрәләре кебек берьюлы ике битлек киеп йөрү арыганлык һәм йокы килү рәвешендәге тискәре нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. РИА Новости агентлыгы Шамар Асаф А-Рофе хастаханәсенең (Израиль) терапевтика бүлеге башлыгы, йогышлы авырулар табибы Галина Гоьцманга сылтама белән шул хакта хәбәр итә.

«Алар ике битлек киеп йөрергә тели икән — кисеннәр, әмма болай эшләргә кирәкми, бер битлек тә җитә. Моның тискәре йогынтысы да була, чөнки кеше сулаганда углекислый газ бүлеп чыгара», — дип искәртте белгеч.

Табиб ике битлекнең вирус кисәкчекләрен аз санда үткәрүе белән килешүен һәм аларны киеп йөргән кешенең борыны тирәсендә углекислый газның артыгы белән җыелуын әйтте.

«Бу арыганлык һәм йокы килү, канда углекислый газның күләме арту рәвешендәге тискәре нәтиҗәләргә китерергә мөмкин», — дип кисәтте ул.

«Татар-информ» агентлыгы элегрәк хәбәр иткәнчә, табиб коронавирус инфекциясе һәм битлек киеп йөрүнең тирегә йогынтысын бәяләгән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100