Казанның «Азино» микрорайонында ремонттан соң хатын-кызлар консультациясе ачылды

887 квадрат метр мәйданда төзекләндерү эшләре 2018 елның маеннан алып барылган һәм 28 млн сумнан артык акча тотылган.

(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Казанның «Азино» микрорайонында Бигичев урамында ремонт эшләре нәтиҗәсендә яңартылган хатын-кызлар консультациясе ачылды.

Казанның 20 нче шәһәр сырхауханәсенә караган бу клиника белән ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков танышты. «Әлеге хатын-кызлар консультациясе бинасы Казанның яшь гаиләләр, яңа торак комплекслар бик күп булган районында урнашкан. Монда уңайлы шартлары булган заманча бина бик кирәк иде», — диде.

Министр урынбасары 887 квадрат метр мәйданда төзекләндерү эшләре 2018 елның маеннан алып барылганын искәртте. Ремонт бәясе 28 млн сумга төшкән. «Яңа заманча җиһазлар куелды. Монда медицина ярдәме вакытында күрсәтелер, сыйфатлы, үтемле булыр, бар кеше дә канәгать булыр дип уйлыйм», — диде.

Клиника мөдире Эльвира Ногуманова биредә 12 участок һәм гаилә планлаштыру кабинеты булганын әйтте. «Бер участокка уртача 5600 кеше туры килә. Йөкле хатын-кызлар үзләренә уңайлы булган, алдан табиб белән билгеләгән вакытка килә. Башкалар табибка телефоннан, дәүләт хезмәтләре порталы аша язылып килә», — дип белдерде.

Владимир Жаворонков сүзләренчә, бер участокка 2500 кеше булырга тиешлеген исәпкә алганда, янәшәдәге яңа торак комплексларда аерым консультация төзү ихтыяҗы бар. «Халык артачагын аңлыйбыз, шуңа алдан әзер булырга кирәк. „Весна“ торак комплексында төзелеш буенча планнар бар, алар хәзер килештерү стадиясендә. Җире дә бар, финанслау хәл ителсә, эшкә тотынып булачак», — диде.

Владимир Жаворонков берничә кабинетка кереп, дәвалау, ярдәм күрсәтү шартлары белән танышып чыкты. Гинеколог табибка кирәкле барлык җиһаз-җайланмалар булуына инанды. Операция ясау бүлмәсендә аналык муентыгына операция ясаганда эшкәртү өчен аппарат, йөклелекне өзү, эрозия очракларында кулланыла торган җайланмаларны күрсәттеләр.

«Монда эшкә урнашканда, стеналар начар иде, буявы да куба иде, караңгы, салкын иде, хәзер шулкадәр яктырып китте, җылы. Инде күптәннән бездә күзәтелгән пациентлар да „бүгенге белән элекке күк белән җир арасы“, диләр. Эшкә дә ашкынып киләбез. Коллектив та дус», — диде акушер табибларның берсе.

Лабораториядә бәвел, мазок анализы нәтиҗәләрен тиз арада күрсәтә ала торган аппаратлар да бар. “Табиб махсус программа ярдәмендә үз компьютерында анализ нәтиҗәләрен карый ала. Патология булса, микроскоптан карау мөмкинлеге бар. Бу яңа җиһаз, лаборатория үзәкләштерелгәч, шушы программа кертелде», — дип ачыклык кертте хезмәткәр.

Клиникада, әниләре табибта вакытта, кечкенә балаларга уен бүлмәсе дә бар. УЗИ бүлмәсендә заманча УЗИ аппараты тора. Психологик, терапевтик ярдәм күрсәтүче белгечләр дә эшли. «Кайбер тар белгечләргә, әйтик, гематологка җибәргәндә авырлыклар туа. Гематологка хатын-кызлар чиратны озак көтә. Телемедицина ярдәмендә гематолог консультациясе дә уңайлы булыр иде», — дигән теләкләрен җиткерде терапевт.

Көндезге стационар бүлмәсе бер көндә 13 кешене кабул итә ала. Йөклелегендә патология, токсикоз, анемия һәм башка тайпылышлар булганнар шушында ярдәм ала. Ике баласын Башкортстанда табып, өченчесен шушында табарга килгән бер хатын-кыз биредә табибларның ягымлы мөәсәбәттә булуын әйтте.

Клиника җитәкчелеге якын арада гистероскоп алуны планлаштыра. «Бездә автоматлаштырылган язылу, анализлар буташмый, югалмый, чөнки барысы да чиплаштырылган. Пациентларның маршрутизациясе билгеләнгән. Штатка гинеколог-онколог алу ниятләнә», — дип «Татар-информ»га планнары белән уртаклашты Эльвира Ногуманова.