news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Табиб вируслы авырулардан саклану өчен киңәшләр бирде

Һава торышы үзгәреп торганда, салкын тию куркынычы аеруча югары булганда, йокы вакытын көйләү, фатирны, офисны җилләтү мөһим.

(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ»).Табиб-терапевт, иммунолог Ирина Ярцева «360» телеканалында әңгәмә вакытында вируслы инфекция авыруларыннан саклану өчен киңәшләр бирде. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Белгеч һава торышы үзгәреп торган вакытта, салкын тию куркынычы аеруча югары булганда, әйбәтләп йоклау һәм фатирны, офисны җилләтү мөһимлеген әйтте.

«Бүлмәгә саф һава керергә тиеш, һичшиксез, дымландыргыч файдаланырга кирәк, бигрәк тә кеше сигез сәгать дәвамында була торган йокы бүлмәләрендә», — дип аңлатты Ярцева.

Өйдә җылылык системалары эшләгәндә, урамда салкын булганда һава дымлылыгы кими, бу исә борын куышлыгына йогынты ясый. Лайлалы тышча кипкәнлектән, организмга вирус үтеп керү җиңеләя. Һаваның дымлылыгы нормада булу тәмәке тартучылар һәм аллергиклар өчен аеруча мөһим, аларның борыннарында лайлалы тышча болай да зарарланган була.

«Стресс йөкләнешен җайга салырга кирәк. Кешеләр стресс чоры булганда ешрак авырый», — дип сөйләде табиб.

Ул шулай ук физик йөкләнешләргә күбрәк вакыт бирергә чакырды — йөгерү, чаңгыда шуу һәм башкалар. Моннан тыш, вакцинация турында да онытмаска кирәк. Хезмәттәшләрнең берсе авырса, медицина битлеген кияргә, кабинетларны ешрак җилләтергә һәм саф һавага чыгарга кирәк.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100