news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Белгечләр коронавирус булганда нишләргә кирәклеген әйтте

Авыру кеше белән янәшәдә булганда гына коронавирус йога ала.

Белгечләр коронавирус булганда нишләргә кирәклеген әйтте
Солтан Исхаков

(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ», Ләйсән Рәхмәтуллина). Короновируска охшаш симптомнар булганда нишләргә һәм кая мөрәҗәгать итәргә кирәклеге ачыкланды. Бу хакта «Лор авырулары профилактикасы»на багышланган матбугат конференциясендә әйтелде.

«Бу вирус күптән билгеле. Хәзер ул мутация кичергән, һава һәм тын алу юллары белән авырган кешедән күчәргә мөмкин», — дип белдерде ТР Сәламәтлек саклау министрылыгының штаттан тыш баш белгече — гомуми практика табибы Люция Фейсханова.

Белгеч сүзләренә караганда, коронавируска яшәр өчен билгеле бер шартлар кирәк. Ул бары тик ниндидер күзәнәк эчендә генә яшәргә сәләтле. Әлеге вирус авыру кеше янында, якынча 180 см аралыкта булганда гына күчәргә мөмкин.

«Бүгенге көндә коронавирус өчен аерым специфик саклану, дәвалау чаралары юк. Үзегезне начар хис итәсез икән, яки ниндидер куркуга, уйга сала торган симптомнар булса, табибларга мөрәҗәгать итәргә кирәк. Алар сезгә дөрес диагноз куячак», — диде Люция Фейсханова.

«Әгәр дә сез авырган кеше белән элемтәгә кермәгәнсез икән, куркырга кирәкми», — дип әйтте ТР Сәламәтлек саклау министрылыгының штаттан тыш баш белгече.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100