news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә коронавирусның яңа мутациясе ачыкланмаган

Ковидның яңа төрен сигез дәүләттә тапканнар.

(Казан, 27 декабрь, «Татар-информ»). Россиядә коронавирусның яңа төр мутациясе ачыкланмаган. Бу хакта «Россия 1» телеканалы эфирында Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Эпидемиология үзәк фәнни-тикшеренү институты директоры урынбасары Александр Горелов хәбәр итте.

«Хәзерге вакытта бездә Англия мутациясе юк дип ышанып әйтә алабыз. Әмма ул барлыкка килсә дә аның глобаль куркынычы юк», — диде Горелов.

Декабрьдә Бөек Британиядә коронавирус мутациясенең яңа төрен ачыкладылар. Бу вирус гадиенә караганда 70 процентка тизрәк тарала. Шул ук вакытта бу мутациядән үлем куркынычы югары булуын күрсәтә торган билгеләр әлегә юк.

Коронавирусның Британия төрен инде сигез илдә тапканнар. Шул сәбәпле кайбер дәүләтләр, шул исәптән Россия дә, Берләшкән Корольлек белән авиарейсларны туктатты.

Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова алдарак Россия әлеге вазгыятьне контрольдә тота дип белдергән иде. Аның сүзләренчә, илдә җитештерелгән вакциналар мутацияләнгән штаммнарга каршы нәтиҗәсен саклый. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100