news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Covid йоктыручылар саны түбән булган төбәкләр арасында кала

Авыручылар саны Ханты-Мансийск автоном округында, Ненец автоном округында һәм Дагыстанда акрын үсә.

Татарстан Covid йоктыручылар саны түбән булган төбәкләр арасында кала

(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан элеккегечә үк Covid-19 коронавирусы белән авыручылар саны үсеше иң түбән булган Россия төбәкләре арасында кала бирә. Бу хакта стопкоронавирус.рф сайты хәбәр итә.

«Бер тәүлектә үсеш иң аз булган төбәкләр: Ямал-Ненец округы, Калмыкия республикасы, Магадан өлкәсе, Тыва Республикасы, Пенза өлкәсе, Брянск өлкәсе, Төньяк Осетия — Алания Республикасы, Мордовия Республикасы, Оренбург өлкәсе, Ростов өлкәсе, Краснодар крае, Татарстан Республикасы — 0,8 процент», — диелә инфекциягә каршы көрәш буенча федераль оператив штаб хәбәрендә.

Авыру үсеше Ханты-Мансийск һәм Ненец автоном округларында, шулай ук Дагыстанда иң түбәне — көненә 0,6 процент. Авыру Карачай-Черексия, Кабардино-Балкария һәм Марий Эл республикаларында азрак тарала, бу төбәкләрдә көнлек үсеш 0,7 процентка тигез.

Шул ук вакытта Россиядә Covid-19 белән авыру очраклары тәүлегенә 1,2 процентка арта.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100