news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Коронавирусның йөрәккә һәм кан тамырларына тәэсире билгеле

Патология авыруның төрле стадияләрендә барлыкка килергә мөмкин.

(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ»). Коронавирус инфекциясе йоктырганнан соң йөрәк һәм кан тамырлары белән булган проблемалар турында билгеле булды. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Калифорния Университеты кардиологы һәм медицина докторы Ниша Парих сүзләренчә, йөрәк белән бәйле проблемалар өлкәннәрдә генә түгел, яшь пациентларда да туа. Башлангыч стадиядә вирус кан кудыруның нәтиҗәлелеген начарайтырга, шулай ук йөрәк мускулларының ялкынсынуына китерергә мөмкин.

Моннан тыш, хастаханәләргә эләккән кешеләрдә еш кына «кардиомиопатия такоцубо» дип атала торган авыру ачыклана. Бу авыру, гадәттә, көчле стресс вакытында барлыкка килә, аның сәбәпләре социаль изоляция, авыру яки якыннарыңны югалту булырга мөмкин.

Төрле патологияләр ковид авыруын җиңгәннән соң да барлыкка килергә мөмкин, ди табиб.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100