news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның 16нчы хастаханәсеннән йөз яшьлек әби коронавирустан дәваланып чыккан

Йөз яшьлек әби кислород бирүгә мохтаҗ булмаган, аны интенсив терапия кулланмыйча дәвалаганнар.

Казанның 16нчы хастаханәсеннән йөз яшьлек әби коронавирустан дәваланып чыккан

(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Казандагы 16нчы клиник хастаханәсенең вакытлыча йогышлы авырулар госпиталеннән яңа коронавирусны җиңеп чыккан йөз яшьлек пациентны чыгардылар. Бу хакта «Татар-информ» корреспондентына клиника терапевты Рамилә Зарипова сөйләде.

Хастаханәдә үткәрелгән компьютер томографиясе әбинең үпкәләренең зарарлану күләме 15 проценттан артып китмәвен күрсәткән. ПЦР беренче мазогы уңай нәтиҗә биргән.

16нчы хастаханә табиблары әбигә туры килә торган гормон терапиясе һәм канны сыекландыра торган препаратлар билгеләгән.

«Пациентның хәле тотрыклы, сатурация, ягъни кандагы кислород дәрәҗәсе яхшы - 96-98 процент. Ягъни ул кислород ярдәменнән башка мөстәкыйль сулый», - диде табиб.

Бүген өлкән яшьтәге пациент өенә чыгарылган. Анда туганнары һәм якыннары ярдәмендә ул терапияне дәвам итәчәк.

«Иң мөһиме, алар җитди авырудан соң бернинди өзлегүләрсез озын гомер кичерсеннәр», - диде табиб.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100