news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда соңгы тәүлектә 174 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган

Пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 30057 очрагы теркәлгән.

(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясен 174 кеше йоктырган.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, 38 кеше хастаханәгә озатылган, 136 кеше өендә дәвалана.

Пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 30057 очрагы теркәлгән, 24 878 кеше (шуларның 130ы — узган тәүлектә) терелгән.

Республикада барлыгы 1 млн 468 432 кеше коронавируска каршы прививка ясаткан. 1 014 875е икенче дозаны да алган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100