news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гинцбург дельта-штаммы AY.4.2 мутациясенә каршы «Спутник V»нең нәтиҗәлелеген әйтте

Россиянең «Спутник V» вакцинасы Сovid-19 коронавирусының барлык вариантларыннан яклый.

(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ»). Россиянең «Спутник V» вакцинасы Сovid-19 коронавирусының барлык вариантларыннан, шул исәптән дельта-штаммының AY.4.2 яңа мутациясеннән яклый. Бу хакта РИА Новости корреспондентына Гамалея үзәге директоры Александр Гинцбург хәбәр итте.

«Спутник V» вакцинасы барлык вариантларга каршы нәтиҗәле, бер генә вариант та башлангыч вариант белән чагыштырганда эпидемия ягыннан әһәмиятле түгел», — дип искәртте ул.

Гинцбург сүзләренә караганда, «дельталар»ның яңа төрләре даими барлыкка килә, тик шул ук вакытта әлегә киң таралганлыгы буенча процентның уннан бер өлешеннән артканы (һәрхәлдә, Мәскәүдә) юк. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100