news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чистайда яшәүче ковидтан прививка ясатып, 100 мең сум акча откан

14 октябрьдә коронавирустан прививка ясаткан россиялеләр арасында икенче тапкыр акчалата бүләк уйнатылды.

Чистайда яшәүче ковидтан прививка ясатып, 100 мең сум акча откан
http://chistopol-rt.ru/

(Чистай, 27 октябрь, «Татар-информ», «Чистай-информ», Анна Яковлева). 14 октябрьдә коронавирустан прививка ясаткан россиялеләр арасында икенче тапкыр акчалата бүләк уйнатылды. Чистай үзәк район дәваханәсенең кардиология бүлеге өлкән шәфкать туташы Вера Байдарова 100 мең сумга ия булучылар арасына эләкте. Ул май аенда прививка ясаткан.

«Башта сертификатымның бүләк отучылар арасында булуына ышанмадым. Хәзер дә ышанып бетә алмыйм. Җиңүем турында миңа үзәк район дәваханәсенең баш табибы Рәис Робертович хәбәр итте. Хәзер телефоным дусларым һәм якыннарымның котлавыннан тынмый», — дип хис-кичерешләре белән уртаклаша ул.

Безнең әңгәмәдәшебез коронавирустан вакцинаның беренче компонентын агымдагы елның 13 маенда ясаткан. Тиеш булганча, аңа икенче компонентны 21 көннән соң керткәннәр. Бу сертификат отышлы булып чыккан. Ул прививка ясатыргамы-юкмы дип икеләнеп тормаган. Вера Александровна COVID-19ның нәрсә икәнен бик яхшы белә, чөнки 2020 елның ноябрендә аның белән авырый.

«Туганнарым, якыннарым һәм танышларым арасында прививка ясатучылар күп. Ә әлегә кадәр ясатмаган кешеләргә Интернетта йөргән ялган мәгълүматны азрак тыңларга киңәш итәм. Сәламәтлек мөһимрәк», — дип билгеләп үтә әңгәмәдәшем.

Вера Байдарованың кардиологиядә гомуми эш стажы 10 ел. Хәзер аның эш көннәре хезмәттәшләреннән генә түгел, пациентлардан да килгән котлаулар белән тулган. Ә 100 мең сумны нәрсәгә тотарга икәнен гаилә советында хәл иткәннәр. Байдаровлар гаиләсе балалар бүлмәсендә ремонт ясарга планлаштыра.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100