Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Баш эпидемиолог эшләми торган ял көннәрен мөмкин кадәр имин үткәрергә киңәш итте
Һич кенә дә сәүдә үзәкләре буйлап йөрергә, бигрәк тә үз төбәгеңнән читкә чыгып китәргә кирәк түгел, диде белгеч.
(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Эшләми торган ял көннәрен үз сәламәтлегең һәм җәмгыять өчен куркынычсыз итеп үткәрергә кирәк. Вакцинация турында махсус туры эфирда ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш эпидемиологы, иммунопрофилактика белгече Дмитрий Лопушов әнә шундый фикер белән уртаклашты.
«Аралашмас өчен бүлеп бирелгән көннәр эпидемиологик хәлне яхшыртырга ярдәм итәчәк, алар аерым булуны күз алдында тота – өйдә генә тору, аралашуны минимальләштерү һәм, нәтиҗәдә, авырулар санының кимүе. Шуны төгәл аңларга кирәк, безгә эшкә йөрмәү хокукы бирелде, шуңа бәйле рәвештә, аннан файдаланырга һәм өйдә утырырга кирәк. Һич кенә дә сәүдә үзәкләре буйлап йөрергә, бигрәк тә үз төбәгеңнән читкә чыгып китәргә кирәк түгел», - диде спикер.
Татарстанның баш эпидемиологы, югыйсә, эшләми торган көннәрдән файда булмаячак, дип искәртте. Аның сүзләренә караганда, бу ял авыруларны киметү өчен мәҗбүри.
Туганнарга һәм чит илгә бару Covid-19 авыруы белән тәмамланырга мөмкин. Бу көннәрне яңа коронавируска каршы вакцинация өчен файдалану яхшы.
Искәртеп узыйк, 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәрге көннәр Россиядә эшләми торган ял көннәре, дип игълан ителде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз