news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Табиб: Covid-19 кичергән кешеләр депрессиягә, йокы һәм хәтер начарлануга зарлана

Covid-19 авыруыннан соң медицина реабилитациясен оештыру системасына психологик ярдәм дә кертелгән.

Табиб: Covid-19 кичергән кешеләр депрессиягә, йокы һәм хәтер начарлануга зарлана
Владимир Васильев

(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Уртача яки авыр формада Covid-19 инфекциясе кичергән Татарстан халкы еш кына депрессия, хәтер югалу һәм йокы бозылу белән очраша. Бу хакта «Татар-информ»да матбугат конференциясендә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының медицина реабилитациясе буенча штаттан тыш баш белгече һәм Казан дәүләт медицина академиясенең реабилитология һәм спорт медицинасы кафедрасы мөдире Резидә Бодрова хәбәр итте.

«Яңа коронавирус инфекциясе кайбер пациентларның үзәк нерв системасына йогынты ясый. Аерым алганда, кайбер пациентларның психоэмоциональ халәте генә түгел, ә югары психик яки югары акыл функцияләре бозылу очраклары да бар. Кайвакыт пациентлар коронавирустан соң хәтер начарлануга, йокы бозылуга яки депрессив халәткә зарлана», — диде спикер.

Хәзер Covid-19 авыруыннан соң медицина реабилитациясен оештыру системасына психологик ярдәм дә керә.

Бодрова пациентларның коронавирус китереп чыгарган пневмониядән соң хәлсезлектән, йокы бозылудан һәм эмоциональ халәт үзгәрүдән зарланып, дәваланырга килүләрен әйтте. Мөрәҗәгать итүнең иң еш очрый торган икенче очрагы — ютәл һәм тын бетү..

«Аннары пациентны тикшерү барышында, кабат анализлар алганда, без башка өзлегүләрне ачыклыйбыз», — диде табиб — реабилитолог. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100