news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Роспотребнадзор илдә гомуми битлек режимы кертте

Россиядә коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәш чаралары көчәйтелде.

Роспотребнадзор илдә гомуми битлек режимы кертте

(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ»). Яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе таралуга юл куймас өчен Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәте (Роспотребнадзор) илдә гомуми битлек режимы кертте. Илнең баш санитар табибы Анна Попова шул хактагы карарны имзалаган.

«Россия Федерациясе территориясендәге затларның кеше күп була торган урыннарда, җәмәгать транспортында, таксида, парковкаларда, лифтларда сулыш органнарын саклау өчен гигиена битлекләре киюүен тәэмин итәргә», - диелә документта.

Моннан тыш, ведомство күңел ачу чаралары үткәрүне һәм җәмәгать туклануы биналары эшен 23.00 сәгатьтән 6.00 сәгатькә кадәр тыйды.

Җәмәгать транспортында, таксида һәм кеше күп була торган башка урыннарда «агымдагы дезинфекция режимын көчәйтергә» тәкъдим ителә.

Роспотребнадзор төбәкләргә 100 мең кешегә ким дигәндә 150 тикшеренү үткәрергә киңәш итте.

Карар иртәгә, 28 октябрьдә, үз көченә керәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100